Лениногорскида өлкәннәрне азык-төлек белән тәэмин итү буенча «кайнар линия» ачылды

Шалтыратулар дүшәмбедән җомгага кадәр 5-16-14, 5-24-48 телефон номерлары буенча кабул ителә.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Лениногорскида ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарны туклану продуктлары, дарулар һәм көндәлек кирәк-яраклары белән тәэмин итү буенча «кайнар линия» эшли башлады.

Шалтыратулар дүшәмбедән җомгага кадәр 5-16-14, 5-24-48 телефон номерлары буенча кабул ителә.

Азык-төлек, дарулар һәм көндәлек кирәк-яраклар сатып алу волонтерлар тарафыннан өлкәннәр акчасы хисабына башкарыла.