Кама Тамагы Затон поселогы китапханәсендә «Безнең хокуклар һәм Конституция» уены узды

Балаларга Татарстан Конституциясе кабул ителү тарихы турында мәгълүмат бирелде.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Кама Тамагының Затон поселогы китапханәсендә балалар белән «Безнең хокуклар һәм Конституция» дигән хокукый уен диалог үткәрелде. Бу хакта районның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Балалар республикада Конституция кабул итү тарихын белделәр. Татарстан Республикасы гражданинының хокуклары һәм бурычлары нәрсәдән гыйбарәт булуын кызыксынып тыңладылар, электрон презентация карадылар һәм «Сказка-ложь, да в ней намёк» дигән әкият викторинасы сорауларына актив җавап бирделәр.