Янгын турында хәбәр җиткерү җайланмасын тәкъдим итүче мошенниклар арткан

“Мошенниклар үзләрен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре дип тәкъдим итеп, шул җайланма өчен 1,5 мең сумнан артык акча сорый”, - диде Трущин.
(Казан, 8 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Янгын турында хәбәр җиткерү җайланмасын тәкъдим итү белән бәйле мошенникллык очраклары арткан. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан буенча Баш идарәсенең дәүләт янгын күзәтчелеге һәм профилактик эш бүлеге башлыгы Максим Трущин әйтте.“Мошенниклар үзләрен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре дип тәкъдим итеп, шул җайланма өчен 1,5 мең сумнан артык акча сорый. Мондый очракларда хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк”, - диде Максим Трущин.Ул янгын турында сигнал бирү җайланмасының чынлыкта 300 сумга якын булганын һәм аны МЧС хезмәткәрләре бушлай куеп бирүен искәртте.Җайланма махсус шөрепләр, я ике катлы скотч белән түшәмгә беркетелә. Тарттырылган түшәм булса, иң өскә стенага да куйсаң ярый. Батарейкасы уртача бер елга җитәргә тиеш, - диде Максим Трущин.