Татарстан халкы Мәскәү аша Кырымга кадәр поездда бара алачак

Кырымга беренче турыдан-туры поездлар Мәскәүдән Симферопольгә һәм Санкт-Петербургтан Севастопольга декабрь азагында юл тотачак.
(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан халкы Кырымга кадәр Мәскәү аша поездда бара алачак. Бүген «Гранд сервис Экспресс» тимер юл буенча пассажирлар ташучы компания ярымутрауга Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан билетлар сата башлады.«Кырымга беренче пассажирлар Мәскәүдән Симферопольгә һәм Санкт-Петербургтан Севастопольга тимер юл буйлап 2019 елда ук, Керчен бугазы аша күпернең тимер юл өлешен файдалануга тапшырганнан соң ук бара ала», – диелә Россия Транспорт министрлыгы хәбәрендә.«Гранд Сервис Экспресс» компаниясе мәгълүматлары буенча, Мәскәү – Симферополь поезды 24 декабрьдән көн саен йөри башлаячак. Юл вакыты 33 сәгать тәшкил итәчәк. Шулай итеп, Россия башкаласыннан ул 23.45 сәгатьтә китә, 8.50 сәгатьтә килеп җитә. Поезд Рязань, Воронеж, Ростов-Дон аша узачак. Мәскәүгә кире беренче поезд 26 декабрьдә 18.20 сәгатьтә китәчәк, 5.10 сәгатьтә килеп җитәчәк.Бу юнәлеш буенча купе вагонына билетлар 2966 сумнан, СВ – 9952 сумнан башлана.Санкт - Петербургтан Севастопольгә беренче поезд 23 декабрьгә билгеләнгән. Юл озынлыгы 43,5 сәгать тәшкил итәчәк. Ул 14.00 сәгатьтә китә, 9.25 сәгатьтә килеп җитә. Поезд Тверь, Рязань, Воронеж, Ростов-Дон аша узачак. Кире рейс 25 декабрьгә планлаштырылган. Севастопольдән поезд 15.55 сәгатьтә чыга, 10.20 сәгатьтә килеп җитә.Әлеге маршрут буенча плацкарт вагонда йөрү – 3,5 мең сумнан, купе вагонында 3906 сумнан башлана.