Максим Трущин янгын турында хәбәр җиткерү җайланмасының бәясен әйтте

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре гражданнарны шушы җайланманы куйдырырга өндәде.
(Казан, 8 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Янгын турында хәбәр җиткерү җайланмасы уртача 300 сум тора. РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан буенча Баш идарәсенең дәүләт янгын күзәтчелеге һәм профилактик эш бүлеге башлыгы Максим Трущин “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.“Җайланма 300 сумга якын. Бер җайланма бер бүлмәгә дип исәпләнгән. Ваннага, туалетка куярга кирәкми, башка бүлмәләрдә, шул исәптән, коридорда, кладовкаларда, чолан, чормаларда куярга мөмкин. Күп кенә районнарда гражданнар актив рәвештә шул җайланмаларны куйдыра”, - диде ул. Аның сүзләренчә, МЧС хезмәткәрләре бу җиһазларны кую хезмәтен бушлай башкара.Максим Трущин әйтүенчә, күп фатирлы яңа торак йортларда шундый җайланмалар куелса да, ремонт вакытында гражданнар үзләре сүтеп ала. “Әгәр кемдер яңа фатир ала икән, ремонттан соң шул җайланманы кире куйдыруны сорар идем. Үзегезне һәм туганнарыгызның куркынычсызлыгын кайгыртып, мондый җайланмаларны куйдырырга өндим”, - диде.Ул быел шушы җайланмаларның сигналы ярдәмендә, инвалидлар да, картлар да коткарып калынганын әйтте. “Мәсәлән, Биектауда соңгы очрак булды. Гражданин торак йорт яныннан барганда, сигналны ишетеп, кешене ут эченнән чыгарган”, - диде. Яшел Үзәндә, Арчада да шундый очраклар булган.Максим Трущин Казанда бу җайланмаларның күп кибетләрдә сатылуын әйтте. Кеше шикләнсә, сертификацияләнгәнен сорап, тикшерә ала. Интернеттан да сатып алырга мөмкин. “Казанда да мондый җайланмалар җитештерүче фирмалар бар. Сыйфаты контрольдә тотыла”, - диде.Җайланма батарейкада эшли, аны түшәмгә беркетү бик җайлы, дип аңлатты Трущин.