Казан Кремле янында йөгереп йөргән атны видеога төшергәннәр

Ат 1 Май мәйданы буенча чапкан һәм Казан Кремле территориясенә кермәкче булган.
(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Казан Кремле янында йөгереп йөргән атны видеога төшергәннәр. Бу турыда социаль челтәрләрдә хәбәр иттеләр.Шаһитлар мәгълүматы буенча, туристларны йөртә торган ат хуҗасыннан ычкынып киткән. Ат 1 Май мәйданы буенча чапкан һәм Казан Кремле территориясенә кермәкче булган.