8 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Агросәнәгать конкурсында җиңүчеләр Германиягә барачак, синоптиклар көчле бозлавык турында кисәтә, быел Татарстанда янгыннарда һәлак булучылар арткан.

Фәрит Мөхәммәтшин: Татар театрында Марсель Сәлимҗанов мәктәбе дәвам итсен / ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин лауреатларга Марсель Сәлимҗанов исемендәге республика премиясен тапшырды. 

Быел Татарстанда янгыннарда һәлак булучылар саны арткан / 1 ноябрьгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, республикада 5021 янгын чыккан, 115 кеше үлгән.

Татарстанда буран һәм бозлавык вакытында саклык чараларын искә төшерәләр / Бүген кичке алтындан иртәнге алтыга кадәр республикада һава торышы начарлануы көтелә.

Агросәнәгать конкурсында җиңүчеләр Германиягә барачак / Конкурста җиңүчеләргә һәм катнашучыларга акчалата бүләкләр, сертификатлар тапшырылачак.

Чүпрәле районы Шәрәф Мөдәррис исемен халыкка кайтара / Бүген татар зыялылары шагыйрь, тәрҗемәче Шәрәф Мөдәрриснең 100 еллыгы уңаеннан Чүпрәле районында оештырылган искә алу чараларында катнаша.

Синоптиклар көчле бозлавык һәм буран турында кисәтә / Республиканың көньяк һәм көнчыгыш районнарында һава шартларының начараюы көтелә.

Катнашучылар саны буенча агросәнәгать конкурсында артта калган районнар билгеле / Баулы, Азнакай, Әлмәт, Югары Ослан, Чүпрәле рйоннарын агросәнәгать конкурсында активрак катнашырга өндәделәр.