420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). 2017 елда Россиядә чит ил йөртүчеләренең юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 1 миллионнан артык очрагы теркәлгән. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Владимир Колокольцев Дәүләт Думасында “хөкүмәт сәгате”ндә белдерде. Бу хакта ТАСС яза.
“Агымдагы елда чит ил йөртүчеләренең юлда йөрү кагыйдәләрен бозу очраклары 4,2 процентка кимегән, әмма бу сан шактый югары – 1,2 млн.
Министр сүзләренчә, эчке эшләр органнары ерак юлларга йөри торган автобус шоферларына аеруча игътибар бирә. “Агымдагы ел башыннан ерак шәһәрләргә йөри торган автобус йөртүчеләре тикшерелде, һәм миграция законын бозган 1,2 граждан ачыкланды”, - диде ул..