Милли республикада тыныч яшим дисәң, һәр халыкка тигез караш булырга тиеш - И.Шәрипов

Бу мәсьәләләрне белгечләр билгеләргә тиеш, дигән фикердә Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры.
(Казан, 8 ноябрь, "Татар-информ"). "Милли республикада, күпмилләтле дәүләттә тыныч яшим дисәң, һәр халыкка тигез караш булырга тиеш. ТР Халыклар дуслыгы йорты директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында шундый фикер җиткерде."Телләр мәсьәләсе буенча җәмгыятебез кайный башлады. Нәрсә эшләргә кирәклеген таксистлар, чәчтарашлар, базарда сатучылар акыл сатып утыра. Кемдер татар телен бетерергә кирәк, мәктәптә ирекле рәвештә өйрәтсеннәр, ди. Кемдер гел татарча гына укытыйк, ди. Бу мәсьәләләрне белгечләр билгеләргә тиеш, беренчедән. Икенчедән, халык тарафыннан ышаныч мандаты яулаган кешеләр, депутатлар, җитәкчеләр, һәрбер җирдәге халыкның сүзен тыңлап урталыктагы бер карар кабул итәргә тиеш", - диде ул.