Данил Салихов: Әдәбият - тел сагында торучы иң зур көчләрнең берсе

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Башкортстандагы иҗади сәфәрендә студентларга шул хакта җиткерергә теләде.

(Казан, 8 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстан Язучылар берлеге рәисе, драматург Данил Салихов Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә иҗади сәфәрдә булып кайтты. Стәрлетамак Башкорт драма театры драматургның «Хатын түгел – аҗдаһа» комедиясен сәхнәләштерде. Театрны премьера белән котлап, Д.Салихов спектакльнең озын гомерле, уңышлы булуын теләде. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итте.

Моннан тыш, Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалында Данил Салихов белән очрашу уздырылган. Очрашуны Башкорт һәм төрки филология факультетының татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы оештырган. Стәрлетамак шәһәрендә яшәүче танылган татар язучылары һәм шагыйрьләре, студентлар, мөгаллимнәр алдында ясаган чыгышында Данил Салихов әдәбиятның тел сагында торган иң зур көчләрнең берсе булуын, һәр халыкның үз туган телен саклавының никадәр мөһим икәнлеге хакында әйтте.