Чаллы хастаханәләрендә ремонт башланачак

Капиталь төзекләндерү эшләре төгәлләнүгә, барлык хастаханәләр дә "Дружелюбная поликлиника" дип аталган республикакүләм проект буенча эшли башлаячак.

(Чаллы, 8 ноябрь, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Яңа елга аяк басуга, Чаллыда тагын 14 хастаханәдә капиталь ремонт эшләре башланачак дип хәбәр итә, җәмәгатьчелек белән элемтәһәм мәгълүмати сәясәт идарәсе. Шулар арасында республика диспансерының 5 филиалы һәм 7 хатын-кызлар консультациясе. Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк, 3, 6 һәм 7 нче номерлы шифаханәләрдә төзекләндерү эшләрен быел ук башларга ниятлиләр, дип яза җирле басма.

Бүгенге көндә, капиталь ремонт эшләре 8 хастаханәсендәһәм 6 балалар шифаханәсендә бара. Шәһәрнеңәлеге 15 медицина оешмасына республика бюджетыннан барлыгы 1,5 млрд сум бүленгән.
Ремонт вакытында барлык электр, су белән тәэмин итүһәм җылылык бирүҗайланмалары тулысынча алыштырыла. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев сүзләренә караганда, быел медицина оешмаларында башкарылган яңарту эшләре, яңа елда планлаштырылган хастаханәләрдә дә үткәреләчәк. Ә 2017 ел планына кергән дәвалау үзәкләренең бүген 65% ы әзер. Ремонт эшләре декабрь аенда тәмамланыргатиеш.

Капиталь төзекләндерү эшләре төгәлләнүгә, барлык хастаханәләр дә "Дружелюбная поликлиника" дип аталган республикакүләм проект буенча эшли башлаячак.