“Башкортстан гүзәле – 2017” матурлык һәм гореф-гадәтләр конкурсы игълан ителде

Конкурста 16 яшьтән алып 26 яшькәчә кияүгә чыкмаган кызлар һәм кияүдәге ханымнар катнаша ала.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Башкортстанда «Хомай» театр-дефиле” мәдниятне һәм иҗатны үстерү студиясе “Башкорстан гүзәле – 2017” матурлык һәм традицияләр конкурсы игълан итте.

Конкурста 16 яшьтән алып 26 яшькәчә кияүгә чыкмаган кызлар һәм кияүдәге ханымнар катнаша ала. Аларның татар һәм башкорт телләрен, традицияләрне һәм гореф-гадәтләрне белүе шарт итеп куела.

Гала-финал 2017 елның декабрендә Уфада узачак, анда «Башкортстан гүзәле-2017» исеме иясен, 1нче һәм 2нче вице «Башкортстан гүзәле»н ачыклаячаклар, дип хәбәр итә "Башинформ" матбугат хезмәте.