8 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татар теле укытучылары эшсез калмаячак, Р.Яхин исемендәге фестиваль уздырыла, иң яхшы милли сувенирлар билгеле булды.

Бер генә татар теле укытучысы да эштән чыгарылмаячак – Рөстәм Миңнеханов./ Татарстан Президенты республика мәктәпләрендә тынычлык булырга тиеш, дип белдерде.



Энгель Фәттахов: Мәктәпләрдә татар телен өйрәнүдә яңа алымнарны этаплап кертергә тырышабыз./ Татарстан мәгариф һәм фән министры татар телен укыту ысулы камил түгел, дип белдерде.



Төркиядә Тукай белән Зәйтүнә хисләренә багышланган "Мәңгелек мәхәббәт" китабы сатуга чыкты./ Китап Төркиянең мәшһүр "Кабалҗы" китап кибете киштәләрендә урын алган.



Казанда Рөстәм Яхин исемендәге фестиваль узачак./ Классик музыка фестивалендә Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Казан солистлары катнаша.



Татарстан чаңгычысы халыкара ярышта җиңү яулады./ Ярышлар Финляндиянең Иматра шәһәрендә узды.



Татарстанның быелгы иң яхшы сувенирлары игълан ителде – исемлек./ Татарстан Республикасы Халык сәнгати һөнәрчелеген һәм кәсепчелеген үстерү үзәге «Туристлык сувениры» конкурсына нәтиҗә ясады.