Иртәгә һава торышы: Татарстан синоптиклары каты бозлавык һәм томан фаразлый

Татарстан Гидрометүзәге һава шартлары начарлану турында кисәтә.
(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразлары буенча бүген кич, 9 ноябрьдә төнлә һәм иртән республика территориясендә һәм Казанда урыны белән көчле бозлавык булуы көтелә.Шулай ук томан төшәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.