Уфада журналистлар Шәһит Ходайбердин һәйкәленә чәчәкләр куйды

Ул бик катлаулы тарихи чорда яшәгән һәм эшләгән, республика дәүләтчелегенең чишмә башында торган.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Уфада Матбугат йорты янында язучы, журналист, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Шәһит Ходайбердин һәйкәленә чәчәк кую тантанасы булды. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Шәһит Ходайбердинның туган көненә багышланган чарада республика Журналистлар берлеге рәисе Вәдүт Исхаков, «Башкортстан Республикасы» Нәшрият йорты дәүләт унитар предприятиесе медиа-директоры Айнар Байбулатов, республика басмаларының баш мөхәррирләре һәм хезмәткәрләре катнашты.

Шәһит Әхмәт улы Ходайбердин 28 ел (1896-1924) гына яшәсә дә, аның исеме республика елъязмасында лаеклы урын тапкан. Ул бик катлаулы тарихи чорда яшәгән һәм эшләгән, республика дәүләтчелегенең чишмә башында торган. Шәһит Ходайбердин башкорт теленә дәүләт теле статусын бирү өчен күп эшләр башкарган, диелә хәбәрдә.