Түбән Каманың «Бәхетле йорт» үзәге ковид-госпитальгә даими ярдәм күрсәтә

Алар «кызыл зонага» урын-җир кирәк-яраклары, юрганнар, мендәрләр һәм шикәр авырулы кешеләр өчен тестлар алып килеп тапшырган.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Түбән Кама районындагы Покровский чиркәвенә караган «Бәхетле йорт» гаиләгә ярдәм үзәге волонтерлары үзәк хастаханәдәге ковид-госпитальгә даими ярдәм күрсәтәләр.

Берничә тапкыр алар «кызыл зонага» урын-җир кирәк-яраклары, юрганнар, мендәрләр һәм шикәр авырулы кешеләр өчен тестлар алып килеп тапшырган. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Рәхәтләнеп ярдәм итәбез. Госпитальдә пациентлар күп, ә урын-җир әйберләре, юрган һәм мендәрләр һәрвакыт кирәк, без моны якыннарыбыздан, госпитальдә дәваланучылардан белдек», — ди үзәк җитәкчесе Лидия Кузьмина.

«Медицина персоналының эше бик авыр, кешеләр күп, яңа урын-җир комплектлары беркайчан да комачауламаячак. Хәзер без урын-җир җәймәләре һәм мендәр тышлары тегә башларга планлаштырабыз. Бу афәткә юлыккан кешеләр һәм аларны коткаруда көч куючылар өчен йөрәк әрни», — дип сөйләде ул.