Түбән Кама эзтабарлары сугышта һәлак булган солдатның җәсәден туганнарына тапшырды

Һәлак булган сугышчының сөякләре янында медальоны да табылган, шуның буенча аның шәхесен ачыклый алганнар.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Түбән Каманың «Татнефть-поиск» эзләнү отряды вәкилләре Кырымда Хәтер вахтасында катнашып, сугыш вакытында һәлак булган Чиләбе кешесе Василий Архипович Ломановның җәсәден табалар. Бүген Василий Ломановның туганнары һәм Чиләбе хакимияте вәкилләренә  аның җәсәден тапшырдылар.

1942 елда Кырым Республикасының Владиславовка авылы янында һәлак булган Василий Ломанов тумышы белән Чиләбе өлкәсенең Кыштым шәһәреннән. Сугыш башлангач, шәһәрдә яшәүчеләр кебек үк, ул фронтка алына. Аның фронт юлы турындагы мәгълүматларның күбесе югалган. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Агымдагы елның сентябрендә Түбән Кама эзтабарлары Кырымнан килгән хезмәттәшләре белән берлектә сугыш узган урыннарда казу эшләре оештырган. Һәлак булган сугышчының сөякләре янында медальоны да табылган, шуның буенча аның шәхесен ачыклый алганнар.

Чарада солдатның туганнары, Чиләбе өлкәсенең Кыштым шәһәре хакимияте вәкилләре, Түбән Кама предприятиеләре һәм учреждениеләре вәкилләре, мәктәп укучылары һәм студентлар катнашты. Бөек Ватан сугышында һәлак булган батырларны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм Җиңү Монументына чәчәкләр куйдылар.