Әлки районының Яңа Чаллы авылында яшәүчеләр зират тирәсен тотып алу өчен ярдәм сорый

Зират тирәсе 1 километрдан артыграк, аны әйләндереп алу өчен зур сумма акча, бик күп материал кирәк.

(Әлки, 8 октябрь, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Әлки районы Яңа Чаллы авылында зират тирәсен койма белән тотып алуга керештеләр. Бу максатларга акчаны узган елда ук җыя башладылар.

Акча җитәрлек булмаса да, эшне башлап җибәрделәр. Менә атнадан артык инде зират тирәсендә өмәләр үткәрелә. Иске койма баганалары ныгытыла, аларга яңа җепсәләр беркетелә, ачык зәңгәр төстәге рәшәткәләр кадаклана.

Зират тирәсе 1 километрдан артыграк, аны әйләндереп алу өчен зур сумма акча, бик күп материал кирәк булачак. Барлык чыгымнарны күтәрү авыл халкы өчен авыр булачак.

Авыл халкы читтә яшәүче авылдашларына, барлык якташларына зират тирәсен тотып алуда ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итә.