Икътисад министрлыгы Татарстан эшкуарларына хисап тапшырырга ярдәм итәчәк

Ярдәм чараларыннан файдалану өчен Петербург ур., 28 адресы буенча урнашкан «Минем бизнес» төбәк үзәгенә мөрәҗәгать итәргә яки 8 (843) 524-90-90 телефоны буенча шалтыратырга кирәк.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында бизнесменнардан контрольлек органнарына хисап тапшыру һәм түләүсез электрон цифрлы имза алу буенча хезмәтләр күрсәтүгә гаризалар кабул итә.

Закон буенча, шәхси эшкуар статусы белән бергә, физик затның хисапларны контрольдә тотучы органнарга — Федераль салым хезмәтенә, Россия Пенсия фондына, Социаль иминият фондына һәм башка ведомстволарга квартал саен хисап тапшыру бурычы да барлыкка килә.

«Минем бизнес» үзәге яңа сервис ярдәмендә эшкуарларга тиз арада хисап тотарга һәм ялгышларны киметергә ярдәм итәчәк. Сервис исәпләмәләрне, хисапларны тапшыру вакытын контрольдә тоту, бюджет белән эшләү кәгазьләрен тутыру бурычын үз эченә ала. Сервистан файдалана алу мөмкинлеге 1 елга саклана. Яңа хезмәт бизнес үсешен җиңеләйтәчәк, шулай ук хисап әзерләү нечкәлекләрен белмәүче яшь эшкуарларга да уңайлы булачак.

Шулай ук Татарстан эшкуарларына бушлай электрон цифрлы имза (ЭЦП) алу мөмкинлеге дә бирелә — ул гадәти имзаның цифрлы аналогы. ЭЦП документларны, хисапларны читтән торып тапшыру, дәүләт порталлары белән эшләү, электрон сатуларда катнашу өчен кирәк.

Хезмәтләр Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән һәм үз эшчәнлеген алып баручы, шулай ук кече һәм урта эшкуарлык субъектларына караган эшкуарларга күрсәтелә.

Ярдәм чараларыннан файдалану өчен Петербург ур., 28 адресы буенча урнашкан «Минем бизнес» төбәк үзәгенә мөрәҗәгать итәргә яки 8 (843) 524-90-90 телефоны буенча шалтыратырга кирәк.

Әлеге хезмәтләрне күрсәтү РФ Президенты Владимир Путинның 2019 елгы май указы белән расланган «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектының «Җиңел старт һәм бизнес алып бару өчен шартлар тудыру» төбәк проекты ярдәмендә мөмкин булды һәм бизнеска аның үсеш этапларында старт идеясеннән башлап экспортка чыгу өлешенә кадәр җәелдерүдә булышлык күрсәтүгә юнәлдерелгән.