Әлки районында өлкән кешеләргә азык-төлек җыелмалары өләштеләр

Югары Колчурино авылында ветераннар өчен бәйрәм концерты оештырылды.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Әлки районында Өлкәннәр ункөнлеге уза. Коронавирус пандемиясе аркасында, быел бөтен предприятиеләр лаеклы хезмәткәрләрне өйләрендә котларга тырышалар. Югары Колчурино авылында әби-бабайларны концертка чакырганнар һәм азык-төлек җыелмалары тапшырганнар. Бу турыда «Алькеевские вести»газетасы яза.

Авыл клублары җитәкчеләре Елена Фурасева һәм Татьяна Ишмулкина бәйрәмгә сценарий язган һәм китапханәче Надежда Родионова белән бергә матур номерлар әзерләгәннәр.

Өлкәннәр көне белән кунакларны Югары Колчурино авыл җирлеге башлыгы Елена Краснова котлады. Чара азагында ветераннарга «Хузангай» ширкәтеннән бүләкләр тапшырдылар.

Бәйрәм иганәчеләре традиция буенча өлкән яшьтәгеләр өчен 135 бүләк җыелмасы биргән. Анда агрофирма җитештергән ярмалар һәм көнбагыш мае да бар.