Казанда декрет ялындагы әниләрне маникюр белгечлегенә бушлай укыталар

Даими шәһәр пропискасы булган хатын-кызларны курсларга чакыралар.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Казанда өч яшькә кадәрге баланы карау ялында булган хатын-кызлар өчен «Маникюр буенча белгеч» юнәлеше буенча укыту курслары ачыла. Курска язылу өчен хатын-кызларның хезмәт мөнәсәбәтләрендә торуы һәм даими шәһәр пропискасы булуы таләп ителә. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

1 ай дәвам итәчәк бушлай укыту көндезге формада үткәрелә.

Курсларга юллама алу өчен түбәндәге документларны тапшырырга кирәк:

  • хезмәт кенәгәсенең таныкланган күчермәсе,
  • эш бирүчедән өч яшькә кадәр бала карау ялында булу турында белешмә,
  • баланың тууы турында таныклыгы күчермәсе,
  • белем дәрәҗәсе турында документ күчермәсе,
  • шәхси (персоналаштырылган) исәпкә алу системасында (СНИЛС) теркәлүне раслый торган документ күчермәсе.

Өстәмә мәгълүмат алу өчен шәһәрлеләр Казан мәшгульлек үзәгенә түбәндәге адрес буенча: Декабристлар урамы, 81а, 508 каб., яисә +7(843)562-48-09 телефоны аша мөрәҗәгать итә ала