Чирмешән районында тимурчылар чишмәләрне тәртиптә тота

Районның барлык мәктәпләрендә дә тимурчылык хәрәкәте эшли.

(Чирмешән, 8 октябрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Чирмешән районының Әккәрәй урта мәктәбе укучылары авылдагы 20 ветеранга шефлык итә. Укучылар авылдагы һәйкәлләрне һәм чишмә тирәсен дә тәртиптә тота. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бу авылда Бөек Ватан сугышы ветераны да яши. 8 сыйныф укучылары Павел Борисовның хәлен белеп, даими ярдәм итеп торалар. Укучылар өлкәннәргә өй эшләрендә булыша, кирәк булганда язгы-көзге бакча эшләрендә дә ярдәмгә киләләр, кыш көннәрендә аларның йорт тирәсен кардан чистарталар.

«Өлкәннәргә күбрәк аралашу кирәк, алар хәл белгәнгә дә шатлана». — ди мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Наталья Романовская.

Иске Кади урта мәктәбендә, хәтта, 1 сыйныф укучылары да ветераннарга шефлык итә.

«Бәләкәйләр әллә ни эшли алмасалар да, бу эшкә күнексеннәр дип, аларны да җәлеп иттек. Беренчеләр укытучы апалары белән үзләренә беркетелгән кешеләрнең хәлен беләләр, сөйләшеп утыралар, күчтәнәчкә концерт номерлары да алып баралар», — ди Иске Кади урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары.

6, 8, 11 сыйныф укучылары ветераннарны гына түгел, чишмәләрне дә үз тәрбияләренә алганнар. Алар Кыр һәм Батырша чишмәләрен, Яңа урам коесын карап, чистартып, матурлап тора. Урман эчендәрәк урнашкан Ташлы елга чишмәсен күреп кайткач, аны да шефлыкка алырга булганнар.