Буа районында сугышта катнашучыларга яңа һәйкәл төзелә башлады

Эшләр Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы программасы буенча алып барыла.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Буа районы Әхмәт авылында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга яңа һәйкәл төзелә башлады. Эшләр Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы программасы буенча алып барыла. Бу турыда «Знамя» газетасы яза.

Яңа Чәчкаб авыл җирлеге башлыгы Динә Абдрахманова сөйләвенчә, иске корылманы тулысынча сүттеләр һәм тиздән кирпечтән яңа монумент төзелә башлаячак. Бөек Ватан сугышында катнашучыларның исемнәре гранит плитәләргә язылачак.

«Анда сугыш кырларында һәлак булган кешеләрнең генә түгел, тыныч елларда үлгән ветераннарның да фамилияләре булачак», — диде басма әңгәмәдәше.

Элегрәк Яңа Чәчкаб авылында сугышта катнашучылар истәлегенә һәйкәл яңартылган иде.