Түбән Новгород татарлары I яшьләр форумына әзерләнә

19-20 октябрь көннәрендә шәһәрдә Түбән Новгород татарларының яшьләр форумын үткәрү ниятләнә.
(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»).Түбән Новгород өлкәсе татарларының төбәк милли мәдәни автономиясе һәм татарлар якташлыгы быел 19-20 октябрь көннәрендә шәһәрдә Түбән Новгород татарларының яшьләр форумын үткәрергә ниятли. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.Форумда шулай ук Түбән Новгород, Дзержинск, Бора, татарлар күпләп яшәгән районнардан татар оешмалары яшь активистлары, шулай ук мөселман оешмалары яшь активистлары һәм теләге булып гариза тутыручылар катнашачак.Форумның максаты - бер-берләре белән танышу, уртак проектларны тормышка ашыру өчен оешмалар арасында ныклы элемтәләр булдыру.