«Эхо Москвы» баш мөхәррире Казанга Рөстәм Миңнеханов белән очрашырга килә

2018 елда «Эхо Москвы» радиостанциясендә Мәскәү татарларына туган телне саклап калырга ярдәм итүче «Татарча сөйләшәбез» тапшыруы чыга башлады.
(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). «Эхо Москвы» радиостанциясенең баш мөхәррире Алексей Венедиктов чәршәмбе көнне республика җитәкчеләре белән очрашыр өчен Татарстанга килергә планлаштыра. Бу хакта ул үзенең telegram-каналында язган.«Казанга очам. Иртәгә мэр Илсур Метшин белән очрашу (интервью), аннары Президент Рөстәм Миңнеханов белән очрашу планлаштырылган. Берсекөнгә Минтимер Шәймиев белән очрашырга өметләнәм. Сагындым», - дип язган Венедиктов.«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе белән әңгәмә вакытында Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова республика җитәкчесенең Венедиктов белән очрашуны планлаштыруын раслады.«Иртәгә Татарстан Президентының мондый очрашуы, чыннан да, көннең беренче яртысында планлаштырылган.  Очрашуда «Эхо Москвы» радиостанциясенең Мәскәү татарларына туган телне өйрәтү темасына да фикер алышу булачак», – диде Лилия Галимова.2018 елның августында «Эхо Москвы» радиосы эфирында «Татарча сөйләшәбез» тапшыруы барлыкка килде. Ул Мәскәү татарларына туган телне саклап калырга ярдәм итүне күздә тота. Тапшыруны «Эхо Москвы» радиосы баш мөхәррире урынбасары Максим Курников һәм Мәскәү төбәк татар милли-мәдәни мохтәрияте каршындагы «Умарта» татар теле курслары җитәкчесе Лилиана Сафина алып бара.