8 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен һөнәри бәйрәм белән котлады, Марат Әхмәтов Александр Невский Ордены белән бүләкләнде.
Марат Әхмәтов Александр Невский Ордены белән бүләкләнде / Экс-министрны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәбрикләде.Рөстәм Миңнеханов: Бүген авыл хуҗалыгы югары технологияле тармакка әйләнде / Татарстан Президенты авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәрен һөнәри бәйрәме белән тәбрикләде.Берлин татарлары бөтен дөнья белән бергә татарча диктант язачак / Берлинның татар яшьләре оешмасы җитәкчесе Тимур Харрасов татарча диктант язуда катнашучылар елдан-ел артыр дип өметләнә.«Шомбай-fest» фестивалендә быел өлкәннәр өчен курчак спектакльләре күрсәтеләчәк / Фестиваль 23 - 28 октябрь көннәрендә үтә.УАЗда дөнья тирәли сәяхәт иткән татар егете октябрь азагында Казанга килеп җитә / Рөстәм Казанбаев бу сәяхәтен бөтен дөнья татарларының бердәмлек символы итеп кабул итә.Казанда заманча исем белән аталган татар ашлары тәкъдим ителде / Менюда “өчпочмакфреш” һәм “кыстырбургер” дип аталган ризыклар бар.Татарстан Диния нәзарәтенең “Хәләл” комитеты рейдка чыкты / Контролерлар кафеларда законсыз кулланылган "Хәләл" тамгаларын куптарып алган.Марат Җәббаров: ТАССР 100 еллыгына югары күрсәткечләр белән килербез дип ышанам / “Соңгы егерме елда аграр тармакта үсешкә барлык авыл хезмәтчәннәренең көндәлек фидакарь хезмәте бәрабәренә ирешелде”, - диде министр.Россиянең мәдәни шәһәрләре исемлегендә Казан икенче урын алды / Санкт-Петербург шәһәрендә халыкның 94 проценты мәдәният объектларының торышыннан канәгать булуын әйткән.Татарстанда ике фермер хуҗалыгы «хәләл» сертификаты алды / Сертификатлар алуны Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды финанслаган.