Россия илчелеге британ журналистына галәмгә iPhone телефонында очарга тәкъдим итте

Жиль Уиттелл "Союз" ракетасының үз телефоныннан көчсезрәк булуы турында язган.

(Казан, 8 октябрь, "Татар-информ”). Бөекбританиядәге Россия илчелеге "Союз" ракетасы турында язып чыккан журналист Жиль Уиттеллга җавап бирде. Әлеге матбугат вәкиле Россия очкычының куәте үз телефоныннан да азрак булуы турында язган иде, дип җиткерә “Известия”.

"Алай булгач, бәлки Уиттеллга галәмгә үз iPhone телефонында очаргадыр, ә искергән “Союз”да түгел, — дип яздылар илчелек хезмәткәрләре Twitter микроблогында.

Әлеге очеркны журналист "The Times" газетасына язган. Ул үзенең Байконурны һәм совет технологияләрен бик яратуы турында бәян иткән. Әмма каләм иясе фикеренчә, Советлар Союзы таркалганнан соң бернәрсә дә яңартылмаган.

"Алар “Союз”да бары тик компьютерларны гына яңарткан, әмма очкычның куәте iPhone телефонына караганда азрак”, — дип саный Уиттелл.