Казан ярыммарафоны нәтиҗәләре буенча хәйрия эшенә 200 мең сум тапшырылды

Акча Казандагы Рональд Макдональд йортына биреләчәк.

(Казан, 8 октябрь, "Татар-информ", Алексей Анисимов). Казан ярыммарафоны нәтиҗәләре буенча хәйрия эшенә 200 мең сум тапшырылды. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә TatarRun узыш сериясе директоры Вадим Янгиров белдерде.

Аның сүзләренә караганда, бу суммага катнашучыларның оештыру түләве (оргвзнос) һәм акция барышында эшләнгән акчалар керә.

"Без хәйрия максатларына Рональд Макдональд йорты командасы чарада катнашу өчен түләгән акчаны һәм гомуми катнашучылардан алынган сумманың 10 процентын тапшырдык. Шулай ук мин үземнең шәхси акциямне үткәрдем – 21 көн дәвамында 21 чакрым йөгереп үттем. Бу акция шулай ук хәйриячеләр игътибарын үзенә җәлеп итте: әле кичә генә бер компания 50 мең сум күчерде, бу минем өчен гаҗәеп вакыйга булды. Әлеге акция барышында мин 130 мең сум җыя алдым. Бу акча да Рональд Макдональд йортына биреләчәк. Димәк, бөтен чаралар дәвамында якынча 210 мең сум җыелган. Әлеге сумма ярты ел дәвамында Рональд Макдональд йортындагы кунакханәнең бер номерын бушлай итү мөмкинлеген бирә", – дип билгеләп үтте TatarRun узыш сериясе директоры.