Игорь Баринов: "Тел – халыкның үзенчәлеген саклаучы төп фактор"

Милләт эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе “Төркиләр алтыны” яшьләр форумында катнашты.

(Казан, 8 октябрь, "Татар-информ", Рөстәм Кильсинбаев). Милләт эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов «Золото тюрков» (Төркиләр алтыны) яшьләр форумында катнашты. Ул бу көннәрдә Татарстан башкаласында уза. Федераль түрә катнашучылар белән очрашты, зур булмаган лекция сөйләде һәм сорауларга җавап бирде.

"Татар-информ" хәбәрчесе белән әңгәмәсендә Игорь Баринов илдәге милли төрлелекне үстерү программаларының перспективалары турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, монда тел төп фактор булып тора.

"Илебезнең милли һәм мәдәни күптөрлелеген саклап калу – дәүләттәге милли сәясәтнең төп бурычларның берсе. Тел – халыкның үзенчәлеген саклаучы төп фактор", – дип белдерде әңгәмәдәш.

Баринов билгеләп үткәнчә, бу мәсьәләдә Россия халыкларының әдәбиятын үстерүгә аерым урын бирергә кирәк. Шул исәптән, дәүләт финанславы аша да ярдәм күрсәтү мөһим.

"Бездә мондый механизмнар күп түгел, әмма төбәк программаларын субсидияләү аша без әлеге максатка ирешәбез, – дип аңлатты ул. – Әгәр мисалга узган елны алсак, субсидия акчасына вепс (ил территориясендә яшәүче аз санлы фин-уйгыр халкы – Т.-и.) авторларының китаплары, шул исәптән рәсемле балалар өчен басмалары нәшер ителде. Күп кенә төбәкләрдә бу чаралар өстенлекле санала, төбәкләрнең үз телләрендәге йөзләгән басмалар нәшер ителә”.

“Төркиләр алтыны” яшьләр форумы турында әйткәндә, И.Баринов аның белем бирү юнәлешен һәм бай эчтәлеген ассызыклап үтте.