Бүген Татарстанның күпчелек районнарында яңгыр явачак

Көндез Казанда +11..+13 градус, Татарстан буенча көндезге максималь температура +9..+14 градус булачак.

(Казан, 8 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген республикада күпчелек районнарда һәм Казанда яңгыр явачак.

Көндез Казанда +11..+13 градус, Татарстан буенча көндезге максималь температура +9..+14 градус булачак.

Җил көньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә.