8 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Ак барс яшьләр үзәгендә “Керәшенчә винегрет” концерты узды, Татарстанда көчле томан көтелә, Николай Валуев Казанга килгән.

Татарстанда көчле томан көтелә/ Синоптиклар 9 октябрьдә республикада һәм Казанда төнлә һәм иртән урыны белән томан төшүен фаразлый.

Венера Ганиева: Мин ике халык баласы/ Ак барс яшьләр үзәгендә “Керәшенчә винегрет”ның икенче рецептын тәкъдим итү концерты узды.

Николай Валуев Казанга килгән/ Танылган боксчы Татарстан башкаласында «Төркиләр алтыны» фестивале кунаклары белән очрашачак, шулай ук футгольф матчында катнашачак.

Казанда Татарстан Президенты Кубогына самбо буенча халыкара турнир ачылды/ Турнирда 20 илдән килгән 200гә якын спортчы катнаша.

Тилчә авыруы аркасында Татарстан һәм Башкортстан чигендә постлар урнаштырылган/ Белгечләр фаразлавынча, соңгы тапкыр Башкортстанда 1977 елда теркәлгән тилчә авыруын, Урта Азиядән фермерларның берсе алып кергән.

Казан милли ярыммарафоны TatarRun-2017 сериясе узышын тәмамлады/ Монда һәр катнашучыга футболка урынына TatarRun түбәтәен бүләк иттеләр, ә финишта ярышчыларны татар ризыгы – өчпочмаклар белән сыйладылар.