Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов Актаныш батырларын барлады

Тарихчы районда бер изге миссия башкарды.

 (Казан, 8 октябрь, "Татар-информ"). 6 - 7 октябрь көннәрендә Актанышта Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов булып китте. Тарихчы районда бер изге миссия башкарды – хәбәрсез югалган сугышчыларның балаларына, якыннарына аларның кайда һәм ничек һәлак булуы турында кыйммәтле мәгълүматлар тапшырды, дип яза "Актаныш таңнары".


М.В. Черепанов, райондашларыбыз белән берлектә, Җиңү паркында һәйкәлгә веноклар салды.