Узган 9 айда ГТЮ барлык дәрәҗәдәге бюджетларга һәм бюджеттан тыш фондларга 6 млрд. 104 млн. сумнан артык түләүләр күчергән

Горький магистраленең Татарстан территориясендәге салым түләүләре 821 млн. 960 мең сум тәшкил иткән

(Казан, 8 октябрь, “Татар-информ”). Агымдагы елның гыйнвар-сентябрь айларында Горький тимер юлы барлык дәрәҗәдәге бюджетларга һәм бюджеттан тыш фондларга 6 млрд. 104 млн. 213 мең сум салым түләгән. Шуның 3 млрд. 541 млн. 175 мең сумы төбәкләр һәм җирле бюджетны тулыландыруга киткән, 2 млрд. 536 млн. сумнан артык өлеше бюджетан тыш фондларга юнәлдерелгән.
Горький магистраленең иң зур салым түләүләре Түбән Новгород өлкәсенә туры килә. 9 айда аның күләме 2 млрд. 960 млн. 474 мең сум тәшкил иткән. Икенче урында –Киров өлкәсе (831 млн. 980 мең сум), өченчедә – Татарстан (821 млн. 960 мең сум).