Татарстандагы сайлауларда ТР Эчке эшләр министрлыгының 8 мең хезмәткәре тәртип саклаячак

Бүгенге көндә сайлауларга әзерлек буенча Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының оператив штабы һәм эшче төркем төзелгән

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Алия Сабирова). ТР муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнары депутатларын сайлау вакытында ТР Эчке эшләр министрлыгының 8 меңгә якын хезмәткәре тәртип саклаячак. Бүген ТР Эчке эшләр министрлыгында узган брифингта ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары Евгений Дәүләтшин әнә шул хакта хәбәр итте.
“ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы сайлауларда иминлекне тәэмин итәргә әзер”, - дип ассызыклады ул. Бүгенге көндә сайлауларга әзерлек буенча Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының оператив штабы һәм эшче төркем төзелгән. Татарстанда шулай ук сайлаулар узачак урыннарда җинаятьчелекне кисәтү буенча тиешле оператив-профилактика чаралары оештырылган.
Бүгенге көннән башлап сайлау участоклары һәм аларның тирә-ягын, шартлаткыч җайланмалар куелганмы-юкмы икәнлеген белер өчен, техник чаралар һәм этләр ярдәмендә тикшерәчәкләр. Бюллетеньнәрне территориаль сайлау комиссияләренә алып килү белән сак көчәйтеләчәк, сайлау участокларын тәүлек әйләнәсе саклый башлаячаклар.
Сайлау кампаниясе чорында шәхси состав көчәйтелгән режимда эшләячәк.
Евгений Дәүләтшин хәбәр иткәнчә, ТР эчке эшләр органнары хезмәткәрләреннән тыш, Эчке эшләр министрлыгы системасы уку йортлары курсантлары һәм шәхси сак предприятиеләре хезмәткәрләре дә тәртип саклауда ярдәм итәр дип көтелә.
Казанда гына да 3 меңгә якын хезмәткәр тәртип саклаячак. Бу көнне ЮХИДИ хезмәткәрләре дә көчәйтелгән режимда эшләргә ниятли.
ТР Үзәк сайлау комиссиясенең оештыру-хокук бүлеге мөдире Александр Дыньков ассызыклап үткәнчә, Үзәк сайлау комиссиясе һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы сайлауларга әзерлек һәм аны үткәрү чорында хезмәттәшлек турында килешүләр төзи. ТР Үзәк сайлау комиссиясе министрлык хезмәткәрләре белән очрашулар үткәрә, аларны кирәкле методик материаллар белән тәэмин итә.
Искәртеп узабыз, Татарстанда 10 октябрьдә узачак сайлауларда вәкиллекле органнарга 8 меңгә якын депутат сайлау күздә тотыла.