Татарстанда хезмәт хакы буенча бурыч 3,4 млн. сумга арткан

4769 кеше хезмәт хакын көтә

(Казан, 8 октябрь, "Татар-информ", Эмма Ситдыйкова). Татарстанның эре һәм урта предприятиеләрендә хезмәт хакы буенча бурыч 63,1 миллион сум тәшкил иткән һәм бер айда 3,4 миллион сумга яки 5,8 процент арткан. 4769 кеше хезмәт хакын көтә, дип белдерде бүген яшәү дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча Республика ведомствоара комиссия утырышында Татарстанстат җитәкчесе урынбасары Ольга Краснова.
Транспорт, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, су билгеләү оешмаларында хезмәт хакы буенча бурычлар кимегән. 5 предприятие 7 миллион сумлык бурычын түләп бетергән.
14 муниципаль һәм шәһәр округларына хезмәт хакы буенча бурычлары бар. 23 предприятиенең мондый бурычлары даими. Алар Казанда (29,4 млн. сум), Биектау (6,8 млн. сум) һәм Яшел Үзән (6,5 млн. сум) районнарында бар. Шулай ук Бөгелмә, Саба һәм Чистай районнарында да хезмәт хакы буенча бурычлар теркәлгән.
Татарстанда хезмәт хакын вакытында түләмәү фактлары буенча 8 җинаять эше кузгатылган.