Рөстәм Миңнеханов яңа 84 “Универсиада автобуслары”ннан ачкыч тапшырды

Республиканың балалар спорт мәктәпләренә, вузларга һәм спорт учреждениеләренә автобуслар тапшырылды

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Михаил Миронов). Бүген республиканың балалар спорт мәктәпләренә, вузларга һәм спорт учреждениеләренә автобуслар тапшырылды. “Казан” Милли мәдәни үзәге янындагы мәйданда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Универсиада -2013 символикасы ясалган машиналар ачкычын тапшырды.
84 яңа машинаның 51 «Fiat Ducato» автобусы муниципалиттетларга – балалар спорт мәктәпләренә биреләчәк. Республика карамагындагы спорт учреждениеләренә - Үзәк спорт комитетына, Олимпия резервы училищесына, уктан ату комплесына берәр «Фиат» тапшырылачак. 10 «НефАЗ» автобусы Татарстан вузларына биреләчәк, тагын 20 кызыл «НефАЗ» - Казан мэриясенә.
Яңа автобусларның бәясе 164 миллион сум тәшкил иткән. 70 процент акчаны федераль бюджет бүлеп биргән, ә 30 проценты – республиканыкы.
“Мин бу автобусларның балалар спорт мәктәпләренә, университетларга тапшырылуына бик шатмын, - дип белдерде бүген Рөстәм Миңнеханов тантаналы чарада. – Хәзер отчетларда күрсәтелгәнчә, халыкның 30 проценты түгел, ә барлык 100 проценты да спорт белән шөгыльләнүен телим. Тиздән шулай булачагына өметләнәм”.
“Бүген безнең белән хөрмәткә лаеклы кешеләр – ФИФА башкарма комитеты әгъзалары. Алар Казанның футбол буенча дөнья чемпионатын кабул итәргә әзерлген бәяли. Без монда Татарстанның спорт өлкәсен күтәрүдә нинди эшләр башкаруын, университетларга ничек ярдәм итүен күрсәтергә җыелдык”, - диде Президент.