Азнакайда чит ил гражданнары рөхсәтсез эшли

Азнакай прокуратурасы тарафыннан миграция закончалыкларының үтәлеше буенча тикшерүләр барышында хокук бозу фактлары ачыкланды

(Казан, 8 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). ТР Азнакай муниципаль районында чит ил гражданнары рөхсәтсез эшли, район прокуратурасы тарафыннан миграция закончалыкларының үтәлеше буенча тикшерүләр барышында хокук бозу фактлары ачыкланды, дип хәбәр итә “Маяк” газетасы.
“Ирбис” ҖЧҖ подрядчылары Азнакай шәһәренең Ленин урамы, 33 йортта “Малютка” кибетен төзекләндерү буенча төзелеш-төзекләндерү эшләрен алып барды. 2010 елның 12 июленнән әлеге йортларны төзекләндерүгә чит ил гражданнары алынган. Ләкин әлеге гражданнарга РФ территориясендә эшләү рөхсәте 2010 елның 16 июленнән генә бирелгән.
“РФдә чит ил гражданнарының хокуклары турында” Федераль законның 13 маддәсе 4 пункты нигезендә чит ил гражданины РФдә бары тик моңа рөхсәте булганда гына эшли ала. Ә 2010 елның 12 июленнән 15енә кадәр әлеге чит ил гражданнары белән эшләр рөхсәтсез алып барылган. Прокуратура тикшерүе нәтиҗәләре буенча әлеге гражданнарга карата РФ КоАПның 18.10 маддәсендә каралган (2 мең сумнан алып 5 мең сумга кадәр штраф һәм РФ чикләренә чыгарылу) административ хокук бозулар өчен җавапка тартылды.