Татарстан синоптиклары көчле җил һәм яңгыр вәгъдә итә

Казанда көндез температура 12–14 градус җылы, Татарстан буенча – 11–16 градус
(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразлавынча, иртәгә республикада болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр яварга мөмкин.
Казанда көндез температура 12–14 градус җылы, Татарстан буенча – 11–16 градус. 10 октябрьгә каршы төндә республикада 5 градустан 10 градуска кадәр җылы булуы көтелә.
9 октябрьдә Татарстан буенча төнлә һәм көндез көньяк-көнбатыштан җил, аның тизлеге секундына 15–20 метрга кадәр (Казанда секундына 15–18 метрга кадәр) җитәчәк, дип хђбђр ителђ ТР Гидрометеорология џђм ђйлђнђ-тирђ мохит мониторингы идарђсе сайтында.