Айрат Фәррахов: “Безнең бурыч – заманча менеджмент һәм идарәнең икътисади формаларына күчү

“Бүгеннән үк безнең әйдәп баручы медицина үзәкләрендә дөньяда билгеле булган югары нәтиҗә бирә торган операцияләрнең төрләре үзләштерелде. Дүрт үзәк бик кыйммәт торган югары технологияле медицина ярдәмен күрсәтү буенча федераль заказны үтәү өстендә эшли”,
(Казан, 8 октябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). “Мәҗбүри медицина иминиятләштерү фондының керемнәре арту халыкның сәламәтлеген саклау мәсьәләләрен нәтиҗәлерәк чишәргә ярдәм итәчәк, тармакны яңартырга мөмкинлек бирәчәк. Билгеле булганча, без бүгенге көндә сәламәтлек күрсәткечләре буенча күп илләрдән калышабыз”, - дип белдерде ТР Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов Татарстанның 2009 нчы ел һәм 2010, 2011 елларның планлы чоры бюджетын тикшерүгә багышланган парламент тыңлаулары вакытында.
Айрат Фәррахов хәбәр иткәнчә, алга таба нәтиҗә китерми торган медицина учреждениеләреннән арыну, аларны тотуга киткән акчаларны конкрет авыруны дәваларга җибәрү көтелә. “Безнең бурыч – заманча менеджмент һәм идарәнең икътисади формаларына күчү. Без Европа дәрәҗәсендәге сәламәтлек саклау системасын төзүдә гади карарлар булмавын яхшы аңлыйбыз. Шуңа күрә бу юнәлештәге эшебез күпкомпонентлы булачак”, - дип белдерде министр.
А.Фәррахов сүзләренчә, алга таба беренчел медицина-санитария ярдәме челтәрен үстерү көтелә. Бу максаттан ТР Хөкүмәте тарафыннан “Татарстан Республикасында амбулатория-акушерлык хезмәтен яңартып кору“ дип аталган республика максатчан программасы кабул ителгән. 2009 елда бу программаны тормышка ашыру өчен 100 млн. сум акча җибәрү көтелә.
Алдагы елларда медицинадагы тагын бер өстенлекле юнәлеш югары технологияле медицина ярдәмен куллануны арттырудан гыйбарәт булачак. “Бүгеннән үк безнең әйдәп баручы медицина үзәкләрендә дөньяда билгеле булган югары нәтиҗә бирә торган операцияләрнең төрләре үзләштерелде. Дүрт үзәк бик кыйммәт торган югары технологияле медицина ярдәмен күрсәтү буенча федераль заказны үтәү өстендә эшли. Бу Идел буена бирелә торган федераль заказның 30 процентын тәшкил итә. Федераль заказны үтәгән өчен финанслау 120 млн. сум күләмендә карала. Без тагын бер заявка бирдек һәм өстәмә рәвештә 50 млн. сум акча бүленүен көтәбез.
Бу максатларга республика да зур финанс чаралары җибәрә. 2009 елда югары технологияле медицина ярдәмен күрсәтү өчен 701 млн. сум акча карала”, - дип белдерде Айрат Фәррахов.
Билгеле, медицинаның бу юнәлешләрен тормышка ашыру өчен, кадрлар сәясәтен көйле итеп алып барырга кирәк. Министр сүзләренчә, 2008 елда республиканың 42 табибы Европа үзәкләрендә укып кайткан. Шулай ук Казанга мастер класслар бирергә дип Россия һәм дөнья күләмендә билгеле белгечләр чакырылган.