Москалькова омбудсменнар чатында Казандагы күптелле мәктәп турында сөйләячәк

Илдә кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил гаджетлар ярдәмендә көн саен тәҗрибә уртаклаша.

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Күптелле белем бирү комплексларын булдыру өлкәсендә Татарстанның уңай тәҗрибәсе турында Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова илнең башка омбудсманнарына сөйләячәк. Бу хакта ул бүген Казанда «Адымнар — белем һәм татулыкка юл» полилингваль гомуми белем бирү комплексына сәфәре нәтиҗәләре буенча хәбәр итте.

«Республика башлыклары, башка төбәкләрдә булганда, идарә, икътисад, әхлакый-мәдәни киңлек өлкәсендә үзләре өчен ниндидер яңалык таба. Менә без дә - кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр — бер-беребез белән ниндидер яңа нәрсә белән даими уртаклашабыз. Безнең гаджетларда чат бар, һәм безнең һәркайсыбыз һәрвакыт анда гражданлык хокукларының һәм ирекләренең гарантияләрен арттыру өчен уңай дип санаган нәрсә дә булса куя.

Бу белем алуга, киләчәктә лаеклы тормышка, һөнәр алуга хокук. Һәркайсыбыз тәҗрибә белән уртаклаша. Мин бүген өч телдә укытыла торган гаҗәеп мәктәптә булуымны һәм хезмәттәшләрем өйрәнергә тиешле формалар булуын язачакмын», - диде ул.

Татьяна Москалькова Татарстан га эш сәфәре кысаларында Казанда өч телле мәктәптә булды. Шулай ук бүген ул «Мәскәү» мәдәни-ял итү үзәге бинасында урнашкан сайлау участогында да булды.