Әгерҗедә яшәүчеләр «Самавырда кунакта» бәйрәменә җыелды

Районда Урам бәйрәме узды.

(Әгерҗе, 8 сентябрь, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре», Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗедә район мәдәният бүлеге һәм үзәк китапханә хезмәткәрләре Толстой урамында яшәүчеләрне «Самавырда кунакта» исемле бәйрәмгә җыйды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Моннан ике ел элек бөек рус язучысы Лев Толстойның 190 еллыгы уңаеннан аның исеме бирелгән әлеге урамның иң матур урынында мавыктыргыч чара уздырылган иде. Шул вакытта бәйрәмгә җыелган халык очрашуларның ешрак булуын телибез, үзешчән артистларның чыгышларын бик яратабыз дип кат-кат чакырып калдылар. 

Исеменнән үк аңлашылганча, бәйрәм табын артында тәм-томнар белән сыйланып, күмер самавырында кайнатылган хуш исле чәй эчеп узды. Тамашачылар үзләре дә бакча нигъмәтләре, камыр ризыклары пешереп алып килгәннәр иде. Китапханә хезмәткәре Альберт Рәхмәтуллин, самавырларга күмер өстәп, аларны гөжләтеп кайнатып торды.

Артистлар Марсилә Муллахмәтова, Елена Скворцова, Оксана Бородина, Марс Гатауллин, Фәния Мөхәммәтшина, Чулпан Нурмөхәммәтова, китапханәнең «Агымсу» ансамбле тамашачыларга җырлар бүләк итте. Нәни сәхнә осталары Дилия Закирова, Данил Закиров, китапханәче Фердания Сәлимгәрәева шигырьләр белән сәламләде.

Дәртле көй яңгырый башлауга 86 яшьлек Халидә апа белән 7 яшьлек Данир мәйданга чыгып өздереп биеп тә алды. Аларга башкалар да кушылдылар. Кояшлы матур көндә халык, әнә шулай, эш-мәшәкатьләрен онытып рәхәтләнеп күңел ачты биредә.