Эльмира Зарипова Аксубай районының социаль хезмәткәрләре белән очрашты

Интернат-йорт директоры Рузилә Бәшировага республика бәйгесендә җиңүче дипломын тапшырылды.

(Аксубай, 8 сентябрь, «Татар-информ», «Авыл таңнары», Людмила Жаренова). Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Аксубай районында эш сәфәрендә булды. Ул социаль блок хезмәткәрләре белән очрашты, гражданнарны кабул итте һәм интернат-йортта булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Сәфәр социаль блок хезмәткәрләре белән очрашудан башланды. «Барыннан да элек мин сезгә сәламәтлек телим, Без сезнең белән ябык режимда эшләдек — ундүртешәр көн сигез смена. Мин барлык хезмәткәрләргә, барыннан да элек Федоровка интернет йорты хезмәткәрләренә төгәл һәм бердәм хезмәтләре өчен рәхмәт белдерә, — дип мөрәҗәгать итте Эльмира Зарипова коллегаларына.

Район башлыгы Камил Гилманов та социаль өлкә хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева рәислегендәге ведомство карамагындагы барлык учреждениеләр җитәкчеләрен исемнәре белән атап билгеләп үтте.

Киңәшмәдән соң Эльмира Зарипова гражданнарны кабул итте.

Министрның районга сәфәре Федоровка интернат-йортында булу белән тәмамланды. Бу — 102 урынга исәпләнгән стационар тибындагы учреждение. Биредә өлешчә яки тулысынча үз-үзләренә хезмәт күрсәтү, мөстәкыйль хәрәкәт итү сәләтен югалткан, авыру, имгәнүләр алу сәбәпле инвалид булу аркасында даими рәвештә кеше каравына һәм тәрбиясенә мохтаҗ булган өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга хезмәт күрсәтелә.

Министрның сәфәре Федоровка интернат-йорты коллективы өчен дә күңелле яңалык булды — Эльмира Зарипова интернат-йорт директоры Рузилә Бәшировага уңайлы мохит буенча чараларны тормышка ашыру кысаларында социаль учреждениеләр арасында үткәрелгән республика бәйгесендә җиңүче дипломын тапшырды.