Алексеевскида спорт мәйданчыгы, һава-десант гаскәрләре сугышчыларына мемориаль ачылды

Авылларда яңа спорт мәйданчыклары 2020 елда универсаль спорт мәйданчыкларын төзү буенча республика программасы кысаларында ясадылар.

(Алексеевск, 8 сентябрь, «Татар-информ», «Таң», Ирина Монина). Алексеевскида берьюлы ике спорт мәйданчыгы, шулай ук һава-десант гаскәрләре сугышчыларына мемориал ачтылар. Тантаналы чараларда район башлыгы Сергей Демидов һәм Россия Федераль Җыенының Татарстаннан Федерация Советы әгъзасы Олег Морозов катнашты.

Район үзәгендәге Южная урамында төзелгән спорт мәйданчыгы әлеге микрорайон кешеләре өчен бик кирәкле бүләк, чөнки ул шактый «яшь», ягъни монда, нигездә, яшь гаиләләр яши. Хәзер ата-аналар балалары каникулларын кайда уздырыр дип борчылмаячак: малайлар һәм кызлар рәхәтләнеп яңа мәйданчыкта туп тибәчәк. Шунысы куанычлы, яңа спорт мәйданчыгы балалар уен зонасы янында урнашкан.

Авылларда яңа спорт мәйданчыклары 2020 елда универсаль спорт мәйданчыкларын төзү буенча республика программасы кысаларында ясадылар.

Волейбол мәйданчыгын ачу тантанасында Биләр авылының спорт комплексы мөдире Фәршат Гимадиев күпьеллык һәм намуслы хезмәте өчен Алексеевск муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты беләнбүләкләнде. Түбән Тигәнәле авылының спорт корпусы мөдире Рәфкать Сәхәбетдиновны Татарстан Спорт министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләделәр. Ирекле көрәш буенча тренер Курнашов Олег Александрович Татарстан спорт министры Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Шул ук көнне Биләрдә тантаналы рәвештә десантчы — сугышчыларга һәйкәл ачтылар. Чара Һава-десант гаскәрләре оешуның 90 еллыгына багышланган.