Мөслим үзәк хастаханәсенә эшкә яңа белгечләр кайткан

Районда яңа балалар табиблары, терапевт һәм невролог эшләячәк.
(Казан, 8 сентябрь, "Татар-информ", "Авыл утлары"). Мөслим район хастаханәсендә 4 яңа белгеч эшли башлады, дип яза район газетасы. 
 
Мөслим кызы, Казан шәһәренең 10нчы шәһәр хастаханәсендә табиб-невролог булып эшләгән Динара Гайфиева – невролог, Казан дәүләт медицина университетының “Педиатрия” бүлеген тәмамлаган Кадрия Садриева, Айзилә Бәдретдиновалар – участок табиб-педиатрлары, КДМУның ”Дәвалау эше” бүлеген тәмамлаган Лиана Шәрипова участок табиб-терапевты белгечлеге буенча эшли башлады.