Түбән Кама архивы борынгы документларны цифрлаштыруга грант отарга планлаштыра

Хәзер Түбән Кама районы архивында 186 метрик китап саклана, алар арасында 1899 елда нәшер ителгәннәре дә бар.
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Кама архивы борынгы документларны цифрлаштыруга 480 мең сум грант отарга планлаштыра. Бу хакта Татарстан Түбән Кама районы матбугат хезмәте хәбәр итә.Хәзер Түбән Кама районы архивында 186 метрик китап саклана, алар арасында 1899 елда нәшер ителгәннәре дә бар. Аларның күбесе гарәп хәрефләре белән язылган мөселман китаплары.Бүгенге көндә Түбән Кама архивы документларын (85 меңнән артык) цифрлаштыру буенча зур эш алып бара. Әлегә күпчелек документлар хезмәт мөнәсәбәтләренә кагыла, бу хезмәткә пенсияләрен рәсмиләштерүче түбәнкамалыларда ихтыяҗ зур. Әмма метрик китаплардан тыш, уникаль фотолар, фронттан хатлар, газеталар һ.б. бар.Учреждение җитәкчесе Зөлфия Зиннәтуллина республика гранты алырга һәм архивта зур проект гамәлгә ашырырга планлаштыруын сөйләде. Ул проект укучылар белән эшләүне, өлкәннәр арасында мәгърифәтчелек чараларын, матди-техник базаны яхшыртуны үз эченә алачак.Түбән Кама архивы җитәкчесе документларны цифрлаштыргач, аларны Интернетка куярга мөмкин булачак һәм теләге булган һәркем үз шәҗәрәсен төзи яки фәнни-тикшеренү эшләре үткәрә алачак, диде.