Буада олыларга гриппка каршы прививка ясый башладылар

Балаларны вакциналаштыру соңрак башлана.
(Буа, 8 сентябрь, "Татар-информ", "Байрак"). Буада гриппка каршы вакциналаштыру башланды, дип яза җирле басма. Район үзәк дәваханәсе табиб-эпидемиологы Резедә Җәләләва белдерүенчә, 7 сентябрьдән буалыларны гриппка каршы вакцина ясый башладылар.Олыларга, яшь буенча чикләү юк, профилактик привика 2 номерлы поликлинкада, икенче катта ясала. Моның өчен алдан участок табибына мөрәҗәгать итеп, сәламәт булуың турында белешмә алырга кирәк. Балаларны вакциналаштыру соңрак башлана.