news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанга чит илләрдән кайтучылар өчен мәҗбүри изоляцияне гамәлдән чыгардылар

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин коронавирус буенча чикләүләрнең кайсыберләрен гамәлдән чыгару турындагы карарны имзалады.

Татарстанга чит илләрдән кайтучылар өчен мәҗбүри изоляцияне гамәлдән чыгардылар

(Казан, 8 август, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус буенча чикләүләрне йомшарту дәвам итә. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карар ТР Хөкүмәте порталында чыкты.

Документ нигезендә, Татарстанга чит илләрдән халыкара авиарейслар белән килгән гражданнар өчен мәҗбүри ике атналык үзизоляция гамәлдән чыгарыла.

Шулай ук карар нигезендә өлкән яшьтәге гражданнар өчен үзизоляция режимы 9 августтан 23 августка кадәр озайтыла. Үзгәрешләр 10 августтан үз көченә керә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100