Биектау районында эшсезләр ун тапкыр арткан

Ел башыннан мәшгульлек үзәгенә 1470 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 1320е - пандемия чорында.

(Казан, 8 август, «Татар-информ»). Биектау районында яшәүчеләр, күп кенә татарстанлылар кебек үк, пандемия вакытында бик нык зыян күрде. Районда эшсезләр ун тапкыр арткан. Бу хакта «Биектау хәбәрләре» хәбәр итә.

Мәшгульлек үзәге директоры Лениза Газизуллина сүзләренчә, мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать иткән һәр өченче эшсез пандемия чорында, 1 марттан соң эшен югалткан. Нигездә, бу категориягә төзелеш һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре, хезмәт күрсәтү өлкәсе, кунакханә бизнесы, җәмәгать туклануы хезмәткәрләре, финанс һәм иминият эшчәнлеге хезмәткәрләре эләккән.

Мәшгульлек үзәге җитәкчесе сүзләренчә, теркәлгән кешеләрнең 26 проценты — 30 яшькә кадәрге яшь кешеләр, 70 проценттан артыгы — 30 дан 70 яшькә кадәрге кеше. Һәм иң аз санлы төркем — пенсия алды яшендәгеләр, алар 3 проценттан да ким.

Мөрәҗәгать итүчеләрнең яртысы диярлек — озак вакыт эшләмәүчеләр, яки соры базарда эшләүчеләр, нигездә, алар — яшьләр. Россия Хөкүмәте вәгъдә иткән финанс ярдәме аларны «күләгәдән» чыгарга мәҗбүр итте.

Ел башыннан мәшгульлек үзәгенә 1470 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 1320е — пандемия чорында.

«Ел башына эшсезләр саны белән чагыштырганда, бу 10 тапкыр күбрәк», — диде мәшгульлек үзәге директоры.