news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путинга Россия көнен бәйрәм итүне күчерергә тәкъдим иттеләр

Җәмәгатьче Ирина Волынец фикеренчә, бәйрәмне үткәрү датасы күпләрдә СССР таркалу көне белән бәйле.

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путинга Россия көнен бәйрәм итүне 12 июньнән 1 июльгә күчерергә тәкъдим иттеләр. Шундый фикерне тумышы белән Казаннан булган РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Илкүләм ата-аналар комитеты рәисе Ирина Волынец белдерде. Бу хакта RT хәбәр итә.

Җәмәгатьчелек фикеренчә, Россия көнен бәйрәм итүнең хәзерге датасы күпләрдә Советлар Союзы таркалу көне белән бәйле.

Шуңа бәйле рәвештә, Волынец Путинга мөрәҗәгать юллаган, анда бәйрәмне ил Конституциясенә төзәтмәләр буенча плебисцит үткәрүнең төп көненә күчерергә тәкъдим иткән.

«Сездән Россиянең күпчелек гражданнары Конституциягә төзәтмәләр кертүне хуплаганга бәйле рәвештә <...> Россия Хөкүмәтенә <... > тавыш бирү төгәлләнгән көнне, 1 июльне, Россия көне - дәүләт бәйрәме һәм ял көне итеп раслау өчен кирәкле чаралар комплексын үткәрүгә йөкләмә бирүегезне сорыйм», – дип китерә телеканал Волынецның дәүләт башлыгына язылган хатын.

Россия көне 1992 елдан ел саен билгеләп үтелә, 1991 елдан ук эшләми торган көн булды.Ул 1990 елның 12 июнендә РСФСР Дәүләт суверенитеты турында Декларацияне кабул итү истәлегенә билгеләнә һәм 2002 елга кадәр шулай атала.

Элегрәк «Татар-информ» Владимир Путинның РФ Конституциясенә кайбер төзәтмәләрнең әһәмияте турында сөйләгәнен хәбәр иткән иде. Илнең Төп законына кертелгән үзгәрешләр 4 июльдә үз көченә керде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100