Казаннан аэропортка 15 июльдән сигез электричка йөри башлый

Шәһәр яны поездларының билгеләнеше пассажирлар агымының артуы белән бәйле.

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Татарстанда 15 июльдән Казан – Аэропорт юнәлешендәге сигез шәһәр яны поезды йөри башлаячак. Бу пассажирлар агымы артуга бәйле, дип хәбәр итә «Бердәмлек» компаниясе матбугат хезмәте.

Аерым алганда, Казан аэропортыннан 6701нче электричка Казанга 6.35 сәгатьтә китеп, 7.03 сәгатьтә килеп җитә. 6704нче номерлы электричка Казаннан 9.40 сәгатьтә кузгалып китә һәм 10.08 сәгатьтә аэропортка килеп җитә.

Моннан тыш, Аэропорт – Казан маршруты буенча 6705нче поезд 11.30 сәгатьтә кузгала һәм 11.58 сәгатьтә Казанда була. Шулай ук 6706нчы поезд Казан-Аэропорт маршрутында 12.25 сәгатьтә кузгала һәм 12.53 сәгатьтә аэропортка барып җитә.

6707нче, 6708нче шәһәр яны поездлары яңадан йөри башлый: Аэропорт – Казан (китү вакыты 13.45, килү вакыты 14.15), Казан – Аэропорт (китү вакыты 14.45, килү вакыты 15.13). Шулай ук 6709нчы Аэропорт – Казан (китү вакыты 17.15, килү вакыты 17.43) һәм 6712нче Казан – Аэропорт (китү вакыты 19.46, килү вакыты 20.14) маршрутлары буенча шәһәр яны поездлары йөриячәк.

«Казан-Аэропорт маршруты буенча шулай ук 6702нче поезд 7.40 сәгатьтә кузгалып китә, 8.08 сәгатьтә барып җитә. 6710нчы поезд 18.10 сәгатьтә китә, 18.38 килә. Казан аэропортыннан 8.50 сәгатьтә 6703нче номерлы поезд кузгалып китеп, 9.18 сәгатьтә башкалада була.6711нче номерлы поезд 18.54 сәгатьтә аэропорттан китә һәм 19.22 сәгатьтә Казанга килеп җитә», – диделәр компания вәкилләре.